Ленин

Ленин

Ярми Саити1940 · стр. 11–12

Бөек Ленин бабам, үлмәдең,
Мәңге калдың халык телендә.
Синең исемең кызыл байрак булып,
Балкып тора совет илендә.

Бөтен жандармнар һәм шпионнар
Тырыштылар эзләп табарга.
Синең алтын кебек матур тәнең,
Тотып таш төрмәгә ябарга.

Сөргеннәргә куып җибәрделәр,
Сине ерак Себер ягына.
Сөргеннәрдә син һич тик ятмадың, —
Тез чүкмәдең кайгы алдында.

Кулларыңда синең каләм булган,
Китапларга салдың күзеңне.
Җаның кебек күргән Сталинга
Син сөйләдең һәрбер сереңне.

Бөтен шәһәрләрдә укыганнар,
Синең язган көчле сүзеңне.
Җир йөзендә булган эшче халык
Җаны кебек күргән үзеңне.

Һәр милләтне, Ленин, тигез күрдең,
Татар, рус һәм мари, чуашны.
Кара болытларны тар-мар итеп,
Син чыгардың нурлы кояшны.

Гомер буе сине онытмабыз.
Йөрәгебез итеп сакларбыз.
Синең дустың Сталин артыннан
Һаман алга табан атларбыз.

Ленин бабай ята мавзолейдә,
Ленин бабай ятмый ләхеттә,
Якын дусты — даһи Сталинны
Калдырды ул безнең бәхеткә.

Ленин бабай синең батырлыгың
Һәр таң аткан саен сөйлибез.
Укытучыбыз бөек Сталинга
Бәхет, озын гомер телибез.

1938

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 11 сборника
Страница 11 · открыть в полном размере
1 / 2

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.