Чкаловка

Чкалову

Ярми Саити1940 · стр. 29–31

Сине сагыныр күкнең йолдызлары,
Сине сагыныр күкнең җилләре.
Синең җырың җырлар сандугачлар,
Сине сагыныр бакча гөлләре.

Күк йөзендә мәңге югалмас ул
Синең җырлап очкан эзләрең.
Җир йөзендә һичбер онытылмас
Сөекле илем, — дигән сүзләрең.

Корыч лачын очып килә, диеп
Болыт диңгезләре юл бирде.
Мәскәүнең лачын кошы, диеп
Америка халкы кул бирде.

Байдуков белән Беляков
Синең җырларыңны җырларлар,
Син үлсәң дә исемең мәңге яшәр,
Ил батыры, диеп зурларлар.

Сөйгән улың Игорь, кызың Ольга
Очкан тавышыңны көтәләр,
Якын дустың Сталин, туган халкың
Аларны да батыр итәрләр.

Кая очсаң да син кыю очтың,
Үтәдең син очу планын.
Исемеңнән дошман калтырады,
Син куркыттың дошман еланын.

Синең кадрларың калдылар бит,
Хезмәт өчен җиңен сызганып,
Сөекле илебезне син сакладың,
Тормадың син көчең кызганып.

Сөекле улың белән халкың калды
Дустың Сталинның кулында,
Югалтмаслар, герой үстерерләр:
Алар да очар синең юлыңда.

Ворошилов сине чын яратты,
Син идең бит илнең йөрәге,
Миллионлаган батырлар калдырдың,
Дусларың бар — илнең терәге.

Колхоз, совхоз, завод эшчеләре
Синең җырларыңны җырларлар.
Чкалов, үлсәң дә исемең үлмәс,
Батырлыгың сөйләп зурларлар.

Бер кем очалмаган боз диңгезен,
Күз күрмәгән җирдә йөздең син,
Эчә торган суың салып очтың,
Каты сусавларга түздең син.

Очкан чакта шатлык белән очтың,
Дустың Сталинга сүз биреп,
Кремльдә булган наркомнарга
Кайттың матур, ямьле йөз биреп.

Телефоннар китерә хәбәреңне
Радиолар сине җырлыйлар.
Урман, таулар, җирләр, зур шәһәрләр
Синең батырлыгың зурлыйлар.

Булдың илебезнең чын батыры
Һәр эшеңне үтәдең күңелдән.
Калмадың бит үлеп тайгаларда,
Дуслар яткан җиргә күмелдең.

Син идең бит җирнең батыры,
Булдың бит син күкнең алтыны.
Мәңгелеккә сүнмәс һәм югалмас
Чкаловның гайрәтле ялкыны.

Томан тауларына бирешмәдең,
Сер бирмәдең каты җилләргә,
Батыр исемең мәңгегә югалмас,
Тәнең ята күмелеп гөлләргә.

Бөтен халык сөйде үзеңне,
Сөеп тоттылар бит кулыңны.
Үзең кебек батыр үстерерләр
Иркә җанлы Игорь улыңны.

Сине чын яратты Сталин,
Канатым, диде бит Сталин,
Терәгем, диде бит Сталин,
Батырым, диде бит Сталин.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 29 сборника
Страница 29 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

Заголовок оригинала: «V. P. CKALOFQA» — «В. П. Чкаловка». Стихотворение посвящено Валерию Павловичу Чкалову.

Исторические заимствованные «Москваның», «наркомнар» переданы соответственно как «Мәскәүнең», «наркомнар»; «кадрлар» сохранено.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.