Саңгыраулар җыры

Песня глухих

Ярми Саити1940 · стр. 58–59

Күзем күрә минем барын да,
Күрәм йөргәнен һәм үткәнен.
Беләм көндезен һәм кичен,
Күрәм халык үтеп киткәнен.

Күрәм матур клуб залларын,
Күрәм урманнарын, талларын,
Күрәм йолдыз, кояш һәм айны,
Карап йөрим юлның җайларын.

Кичә кичне бардым клубка,
Җыелганнар бар да, уйныйлар.
Бер аз җырлыйлар да, кул чабалар,
Белмим әле кемне зурлыйлар.

Матур итеп төшеп бииләр,
Туктыйлар да куллар чабалар.
Колак ишетмәгәч, карап торам:
Только авыз ачып ябалар.

Синең күзең күрми бик кыен,
Минем ишетми бит колагым.
Сөйләшәләр бар да көлешәләр,
Ишетмәгәч утырып еладым.

Әле миңа хәзер шунысы рәхәт,
Халык белән бергә эшлимен.
Ярый бәхтемә колхоз булды,
Һич тә кыенлыкка төшмимен.

Зур шатлыклар хәзер уйлап торсаң,
Булган эшләр эшләнә рәтләп,
Саңрай, сукыр, — дип кимсетмиләр
Колхозчыларыма күп рәхмәт.

Сукырлар да дөнья көтәләр,
Саңрайлар да дөнья көтәләр.
Хәзер халык бар да бер туган бит,
Бер-берсенә ярдәм итәләр.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 58 сборника
Страница 58 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

В источнике название использует историческую диалектную форму «Саңрайлар җыры»; современный заголовок нормализован как «Саңгыраулар җыры». В стихотворении слово «саңрай» сохранено по оригиналу. Стихотворение написано от лица человека, который не слышит. Русское «Только» напечатано непосредственно в татарском оригинале и сохранено.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.