Наһар карчык зары

Жалоба старухи Наһар

Ярми Саити1940 · стр. 82–83

Наһар карчык сөйли елый-елый
Элек кыенлыклар күргәнен.
Өч хатынлы картка малга кызыгып,
Атасының тотып биргәнен:

Баш кодага мулла килгән,
Сүз башлый аять белән,
Атаң биргән җиргә бар, дип
Куркыта таяк белән.

Бай сораткач, мулла кушкач,
Туры килә бирергә.
Елый-елый кан яшь белән,
Кайгы-хәсрәт күрергә.

Алтмыш яшьлек карт шайтан,
Сакалы аның ял кебек,
Хатыннарын асраган
Җигә торган мал кебек.

Дүрт хатынны бергә тотып,
Гомер буе елаткан.
Камчы белән суктырган
Тотып чәчтән, колактан.

Хәсрәтеннән елый-елый
Бетергән ул күзләрен.
Җәфалый дип барып әйтсә,
Тыңламыйлар сүзләрен.

Наһар карчык чыкты рәхәт көнгә,
Кара болыт китте таралып.
Колхоз аңа тигез тормыш бирде,
Хәзер яши көлеп-шатланып.

Наһар карчык килә клубка
Яхшы киемнәрен киенеп,
Өстем бөтен, тамак тук, дип
Төшеп биеп китә сөенеп.

Хатын-кызлар хәзер күккә оча,
Үтә диңгез, таулар, урманнар.
Хатын-кыздан бар бит инженерлар,
Хатын-кыздан нарком булганнар.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 82 сборника
Страница 82 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

«Җигә торган мал» — буквально тягловый скот; советская политическая лексика сохранена.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.