Патентлы һәм патентсызлар

С патентом и без патента

Ярми Саити1940 · стр. 87–91

Сәүдәгәрләр җыйылды
Бар да патент алырга.
Очсыз алып, кыйммәт сатып,
Кесәгә мал салырга.

Сәүдәгәрләр тотындылар
Барсы базар чабарга,
Уналты аршын йорт салып,
Тимер белән ябарга.

Бай сәүдәгәр яхшы тимер
Алып яба лапаска.
Чылтыратып кесә суга
Акча бар, дип запаска.

Председатель ул вакытта
Алар белән бер казан,
Комсызларның үткән хәлен
Яшьләр белсен, дип язам.

Мулла, мәзин дога кыла,
Сәүдәң яхшы булсын, дип,
Унар сумлап хәер алгач,
Кесәңдә акча тулсын, дип.

Җыелышып бал эчәләр,
Самогонка чиректә.
Мулла, мәзин, сәүдәгәрләр
Яшибез, дип иректә.

Куштаннар да кушылдылар
Авыз, башын майларга.
Җыелышып киләләр
Председатель сайларга.

Гайнетдин дә май төрде,
Фәхретдин дә май төрде,
Председатель сайлаганда
Үз теләген кертте.

Мулла сөйли тәмугны,
Кулак сөйли замокны.
Шулай итеп тырыштыра
Үз ягына памогны.

Шулай итеп мактаналар,
Безнең эшләр юлда, дип,
Расписка һич кирәкми,
Председатель кулда, дип.

Председатель куштаннардан
Үз файдасын күзәтә.
Распискасы булмаса да,
Хәзер эшне төзәтә.

Бара торгач налоглары
Аврая башлады.
Муса мулла, Харис мәзин
Сәүдәләрен ташлады.

Шул вакытта ярлылар
Көчәя башладылар.
Байлар яклы түрәне
Алып та ташладылар.

Мулла, мәзин, бай абзыйлар
Карганырга башлады.
Сәүдәсеннән ход акмагач,
Бар да патент ташлады.

Кайсы тая Уфага,
Кайсы тая Ташкентка.
Һаман эшләргә уйламый,
Алдашуга баш җиткән.

Барсы юл елап чабарлар,
[Берсен-берсе утырып],
Аптырагач карыйлар,
Колхозникны котыртып.

Ярлыларны котырталар,
Үз ягына каратып.
Үз алдына сөйләшәләр,
Булмасын, дип таратып.

Хәзрәтләр коръән сөйләп,
Наданнарны елата.
Барсы колхоз булмасын, дип
Аз булса да юата.

Большевиклар җыелды,
Колхоз юлга куелды.
Койрыкларын тотып боргач,
Котыртудан тыелды.

Мулла сезгә вәгазь сөйли
Хәзрәтегез мин, диеп.
Әгәр колхозга керсәгез,
Һич тә калмый дин, диеп.

Һич тә иген үсми, ди,
Колхоз баскан балчыкка,
Байтак кына курку төшә,
Җиңги белән карчыкка.

Әби мескен елый жәлләп
Иген чәчкән җирләрен.
Җыелышка җибәрмәскә
Тырыштылар ирләрен.

Хәзер әби аһ, зар итә,
Куркуыннан ходайга.
Бара торгач күзе төште
Колхоздагы бодайга.

Колхозга кергән Сәлим,
Биш капчык бодай салган,
Карт колхозчы Фәхри
Йөз потлап иген алган.

Ялгызак карт Хөснулланың
Ярты гектар тарысы,
Җәй буена эшләде.
Ун пот алган барсы.

Колхозчылар шатландылар,
Эшләре керде рәткә.
Маһи әби үзе күргәч,
Ышанмады хәзрәткә.

Шулай итеп барсы да
Бергә эшләүне күрделәр.
Аңлагачтан агай-эне
Колхозга да керделәр.

Әбинең дә улы керде,
Карамады картына,
Мулла безне алдады, дип,
Кул селтәде артына.

Колхозчылар бодай сугып,
Тутыралар капчыкка.
Күзе белән барып күргәч,
Бик ошады карчыкка.

Әби безнең машинага
Текләп карый күзләрен.
Әле һаман әби тирги,
Хәзрәтнең сүзләрен.

Бабай чыккан яланга,
Тармый җирнең межасын,
Васыятләр итеп сөйли,
Ялгызаклык нуҗасын.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 87 сборника
Страница 87 · открыть в полном размере
1 / 5

Примечание к изданию.

Заголовок напечатан «Potentlı həm potentsızlar»; речь о торговых патентах. «Памог» — историческая передача русского «подмога». «Берсен-берсе утырып» — не вполне ясная строка, дана в скобках без предположительной расшифровки.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.