Ала карга һәм козгын

Серая ворона и ворон

Ярми Саити1940 · стр. 104–105

Ала карга белән козгын мактаныша,
Үләксә тапса, шатланыша.
— «Син тапсаң, мине дә буш калдырма», — дип
Бер-берсенә сүз куша, якынлаша.

Болар икәү сөйләшәләр зурлык белән,
Яши болар оятсызлык, бурлык белән,
Булган кошлар болардан нәфрәтләнә,
Болар гомер итәләр хурлык белән.

Ала карга шома гына бармак була,
Каз баласын каптырып алмак була.
Талап алып ялгыз казның бәбкәләрен
Рәхәтләнеп, ләззәтләнеп калмак була.

Шул кабәхәт [ыргы-ыргы] якын бара,
Каз бәбкәсен тырнагына тотып сала.
Калганнарын тагын килеп алырмын, дип
Очып китә канатларын кага-кага.

Бер аз баргач, козгын белән күрешәләр,
Талап алган каз бәбкәсен бүлешәләр.
Нәрсә күрсәк, шуны басып алабыз, дип
Каз бәбкәсен ашаганда көлешәләр.

Каз баласы алтау иде, бишәү калган,
Моның берсен шул кабәхәт карга алган.
Каз иясе Сәлим абзый ачуланып,
Мылтыгына дары белән дороп салган.

Калганнарын тагын килеп алыр, — диеп,
Сәлим абзый читтән генә карап торган...
Әзер малны басып килеп алучыны
Мылтык белән дөмектергән, капландырган.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 104 сборника
Страница 104 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

В заголовке страницы: «Ала карга белән козгын»; в оглавлении — «һәм». Козгын — ворон, ала карга — серая ворона.

«Ыргы-ыргы» — редакционное чтение движения прыжками; «дороп» — историческое заимствование русского «дробь».

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.