Депутатларга сәлам

Привет депутатам

Ярми Саити1940 · стр. 16–17

БАССР Верховный Советы беренче сессиясендә җырлаган җыр.

Мин колхозның бер карты,
Килдем сезне күрергә.
Әгәр рөхсәт итсәгез,
Уйлыйм җырлап бирергә.

Яшь чагымда мин эшләдем,
Бер дә рәхәт күрмәдем.
Бу шатлыкны күрү түгел,
Кырыннан да үтмәдем.

Исәнмесез, депутатлар,
Залларда утыргансыз.
Хезмәт Ордены нуры белән
Залларны тутыргансыз.

Сез сайланган, сез кирәкле,
Сез бит халык йөрәге.
Сезнең белән хәл кылына
Булган эшнең кирәге.

Бер вершок та кире чикми
Көн-төн алга атлагыз,
Безнең рәхәт илебезне
Дошманнардан саклагыз.

Ышаныч бирдек сезгә,
Эшләрләр диеп безгә,
Дошманнарга отпор биреп,
Яшегез җитсен йөзгә.

Колхоз өчен бик файдалы
Комбайн да СТЗы,
Сайлый ала, сайлана ала
Советның хатын-кызы.

Ул бит кояш, акыл — диңгез,
Нуры төшә илләргә.
Сталин безне чыгарды
Рәхәт тормыш көннәргә.

Картлыгымда мин бәхетле,
Шатлыгымнан җырлыймын.
Даһи Сталин атама
Озын гомер телимен.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 16 сборника
Страница 16 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

СТЗ — обозначение трактора Сталинградского тракторного завода; в оригинале «СТЗ-ы». Верстка сохраняет переход строфы с печатной страницы 16 на 17.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.