Башкортстанның XX еллыгына

К двадцатилетию Башкортостана

Ярми Саити1940 · стр. 18–20

Башкортстан бигрәк ямьле,
Агыйделкәй ага ерактан.
Алтын-көмеш, төрле ташлар
Чыга безнең биек Уралдан.

Кояш нуры белән ялтырап тора
Урал тавының кыя ташлары.
Урманнары аның шаулап үсә,
Мул уражай аның кырлары.

Без хәерче идек иске чакта,
Бүген балкый бәхет кояшы.
Урал тау кебек биек үсеп,
Алга бара совет дөньясы.

Кара болыт чыгып, яктылыкны
Тырышты бит бездән капларга.
Бөтен совет халкы күтәрелде
Үз бәхетен үзе сакларга.

Илне чагу өчен [эре] еланнар
Барлык оялардан чыктылар.
Илебезнең чекист батырлары
Дошман эзләренә бастылар.

Үзе корган хәйлә планына
Дошман үзе кереп буталды.
Бакчабызда чүпләр күп тормады,
Төбе, тамыры белән уталды.

Бар илебез хәзер сокланырлык,
Яшь батырлар белән бизәлде.
Егерме еллыгын каршы алабыз,
Сөекле ил бик нык төзелде.

Безнең бар тагын бер зур байлык,
Ишембайда нефть елгасы,
Кеше кулы тимәгән байлыкны
Эзләп тапты совет дөньясы.

Колхоз-совхоз гөрләп эшли
Сигез миллиард уңыш алырга.
Бездә булган байлык тулып ята,
Тырышабыз алга барырга.

Бар иде бит таркау торган чаклар,
Берсе белән берсе төрткәшеп.
Урыс, татар, башкорт, чуаш, дип,
Үги уллар кебек үртәшеп.

Булган милләт бергә яши хәзер,
Һәрбер халык үзенең иркендә.
Егерме еллыгын бәйрәм итә,
Башкортстан шатлык эчендә.

Ничә меңнәр бездә укытучылар,
Укыталар тырышып берләшеп.
Колхозларга оешып эшлибез,
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп.

Тулып ята бездә инженерлар,
Землемерлар сыза межасын.
Егерме еллыкка шатлык бәйрәм,
Бетердек бит дөнья нужасын.

Төрле машиналар, трамвайлар,
Гөрләп тора Уфа калабыз.
Балаларыбыз безнең тырышып укый,
Үзебез дә белем алабыз.

Һәр авылда мәктәп, кызыл клуб,
Ун дүрт җирдә эшли театр.
Бер аз үсешләрне сөйләп үттем,
Укып, дуслар тагын ни әйтер.

Бездә бодай, бездә муллык,
Бездә алтын, көмеше.
Бу шатлыклар, бу бәхетләр,
Сталинның җимеше.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 18 сборника
Страница 18 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

Исторические заимствования «землемерлар» и «уражай» сохранены по печати. В исходнике стоит «сигез миллиард уңыш» без единицы измерения; единица в перевод не добавлена.

Историческое «төрткәшеп» прочитано как «төрткәшеп» (толкаясь); требуется сверка с более чётким экземпляром.

В строке об «[эре] еланнар» историческое написание определения «ыры» передано как «[эре]»; квадратные скобки обозначают редакционное чтение. Историческое «җыланнар» нормализовано как «еланнар».

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.