Яшәсен безнең кояш

Да здравствует наше солнце

Ярми Саити1940 · стр. 21–22

Күк йөзеннән килгән җәйге яңгыр,
Бөтен чәчкәләрне чылата,
Бакчадагы бөтен чәчкәләрне
Тәмле суы белән юата.

Шул вакыт карыйм агачларга
Тамчы тама биек тирәктән.
Сандугачлар сайрый куанышып,
Шатлык белгертәләр йөрәктән.

Кайсылары сайрый, кайсы оча
Канатларын җилпеп кагынып.
Нурлы кояш килеп чыга шунда
Көтеп торган чакта сагынып.

Агачлардан тама тамчылар,
Кояш нуры белән пар чыга.
Кайда гына барсаң шунда рәхәт,
Шатлык кошы оча каршыма.

Кайда гына барсаң шул матур кош
Миңа шатлык, миңа көч бирә...
Бөек даһи безнең юлбашчыбыз
Безгә шатлык хәбәр китерә.

Таң алдында төшкән матур чыклар
Чәчкәләрне корттан кистерми.
Нурлы кояш безне шулай саклый
Безгә салкын җил дә истерми.

Кырау төшми безгә, салкын тими,
Кояш безгә шатлык китерде.
Яшәсен лә Сталин — кояшыбыз
Ул бит безгә зур бәхет бирде.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 21 сборника
Страница 21 · открыть в полном размере
1 / 2

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.