Хәсән күле батырларына

Героям озера Хасан

Ярми Саити1940 · стр. 26–27

Саз бакасы — япон йөзмәк булды
Килеп кереп Хәсән күленә.
Пычрак аяк белән басмак булды,
Илебезнең изге җиренә.

Кара төндә посып, килеп басты
Заозерный тау ташына.
Сөекле илнең Кызыл Армиясе
Тиз сукты шул этнең башына.

Алалмаслар илем тауларын,
Тота алмаслар тайга боланын.
Кызыл гаскәр безнең йоклап ятмый,
Бик нык белә дошман планын.

Очкычлар да безнең күтәрелде,
Дошманнарга отпор бирергә.
Танкистлар да бар да каршы чыкты —
Ут эченә барып керергә.

Саз бакасы, дошман хыялланган,
Йөзәргә дип Хәсән күлендә.
Син, самурай, безгә бәйләнмә,
Урының да калмас көлең дә.

Батыр кызылармеец йөрәге,
Корыч кызылармеец беләге.
Кызылармеец чиктә булган чакта,
Эшкә ашмас дошман теләге.

Сәлам сезгә кызылармеецлар,
Бүләк булсын сезгә җырларым.
Сезне сөйгән өчен Ярми Сәете,
Түзә алмый сезне җырламый.

Сезне сөя маршал Ворошилов,
Сез бит аның корыч беләге.
Сезне сөя даһи Сталин,
Сезгә аның орден бүләге.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 26 сборника
Страница 26 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

Имя автора в строке «Ярми Сәете» сохранено в форме оригинала; по-русски передано общеупотребительным «Ярми Саити».

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.