Очучы герой кызлар

Девушки-героини, лётчицы

Ярми Саити1940 · стр. 36–38

I

«Родина» дигән очкычыбыз
Оча күккә шатлык тутырып,
Герой кызлар оча Көнчыгышка
Шушы самолётка утырып.

Мәскәү шәһәреннән озаталар
Кызыл әләм белән җилпеп,
Оча герой кызлар шатлык белән
Кара карлыгачтай кылып.

Алар шул вакытта сүз бирделәр
Тукталмый һәм төшми очарга,
Күк йөзендә якты йолдызлар
Тора көтеп сүзләр кушарга.

Сезне мактый таулар, зур урманнар,
Сезне мактый урак урганнар.
Сезне мактый заводта эшләгәннәр,
Сокланалар хәтта дошманнар.

Сез йөзәсез томан диңгезләрен,
Сез үтәсез болыт тауларын.
Һичбер дошман сезне туктата алмас,
Сез өзәрсез дошман ауларын.

Буран, томан аша үткәндә дә
Җырладыгыз җиңү җырларын.
Утлар диңгезен дә үтәрсез сез,
СССРның герой кызлары.

Болытларга сез бит сүз кушасыз,
— «Буталмагыз, безне кысмагыз,
Безнең йөрәкләрдә ил дәрте бар,
Сездән куркып әкрен очмабыз!»

Бер нәрсә дә сезне куркытмый,
Сез очмыйсызласа әкрен.
Егерме алты сәгать сез очтыгыз,
Алты мең дә дүрт йөз чакрым.

Сез гизәсез диңгез, урман, кырлар,
Сез күрәсез аю, боланын.
Сөекле илебезнең геройлары,
Үтәдегез очу планын.

Самолётта бензин бетә башлый,
Тукталырга уйлый машина.
Тайга өстендә очучыларның
Төрле уйлар килә башына.

Самолёт та шунда төшәр төсле
Иксез-чиксез булган тайгага.
Сөекле илебезнең герой кызы
Исәпләми моны кайгыга.

Раскова шунда күп уйланмый,
Йөрәгенә гайрәт китерә.
Кырыс, чиксез тайга эченә
Илнең батыр кызы сикерә.

Кояш күренмәгән кара урман,
Тавышлана шунда җил генә,
Ерткычлардан курыкмый, калтырамый —
Йөрәгендә сөекле ил генә.

Остазыбыз даһи Сталин
Куша геройларны табарга.
Ярты сәгать үтми, машиналар
Тотыналар шаулап очарга.

Сталь канатлы очкыч машиналар
Күктән карап эзләп баралар.
Кара урман баскан тайга эченнән
Геройларны эзләп табалар.

Илебезгә тулды шатлык хәбәр,
Шатлык белән каршы алабыз.
Ватан өчен туган герой кызлар
Сез бит безнең герой балабыз!

Сәлам яза сезгә каләмем,
Сезгә барсын шатлык сәламем.
Сезне сөя безнең йөрәкләр,
Сез бит ватан өчен терәкләр.

Сезне сөя безнең остазыбыз,
Сезгә гомер теләп калабыз.
Югалтмас безнең беребезне дә
Нурлы кояш — даһи Атабыз.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 36 сборника
Страница 36 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

В книге обозначена только часть I; последующего номера части в этом произведении нет.

Необычная печатная форма «очмыйсызласа» и заимствование «сталь» сохранены в транскрипции.

Расстояние и длительность полёта переданы по стихотворению, без исторической корректировки.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.