Шаулап үссен безнең урманнар

Пусть шумят и растут наши леса

Ярми Саити1940 · стр. 50–51

Кайда гына барсак урман булсын,
Күп бакчалы булсын авыллар.
Су буйлары агач белән тулсын,
Тукталмасын аккан елгалар.

Без сакларга тиеш илебезнең
Куе урманнарын — байлыгын,
Калын бүрәнәдән йортлар салып,
Арттырыйк колхоз шатлыгын.

Алма төпләрендә карлыганнар,
Кызарып пешеп торсын чиясе.
Булган җирләребез бакча булсын,
Без ирекле дөнья иясе.

Төрле агачлар яфрак ярып торсын,
Матур булсын безнең урамда.
Юл буйларында агач булсын,
Адашмаска кышкы буранда.

Урал тауларында үсә агачлар:
Чыршы, карагай белән нарат.
Күк йөзеннән килгән көчле яңгыр
Килә куе [урманча] карап.

Җәйге ямьле көндә яңгыр килсә,
Ул кушыла агым суларга.
Агачлар да шунда үсеп торса,
Туктар озак ява суларга.

Салкын җилләр исеп торган чакта,
Агач ашасыннан үтәлми.
Агач уңышларга бик зур файда,
Салкын җилләр зыян итәлми.

Иртән торсаң, шунда чыклар төшә,
Чаганнарга, имән, талларга.
Кояш нурларына җемелдәшеп,
Чыклар әйләнәләр балларга.

Җылы җилләр итеп, хәбәр бирә
Умартаның эшче кортына.
Ай җыясы балны көн дә җыя.
Агач якын булса йортына.

Колхозчылар агач утырталар,
Матур яланнарга, кырларга.
Бал кортлары шунда шатланышып,
Тутыралар балларны рамга.

Шаулап үскән яшел урманнар
Үзенә тарта төрле кошларны.
Очып, төшеп шунда юк итәләр
Җимештәге начар кортларны.

Ирек дөньясында чәчәк атсын
Урман булмаган җир калмасын,
Утырт нарат, чыршы, чаганнарны,
Утырт матур алма агачын.

1938

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 50 сборника
Страница 50 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

«Карагай» сохранено в переводе как историческое местное название хвойного дерева. Необычные природные объяснения (роса превращается в мёд, лес задерживает дождь) принадлежат стихотворению и не исправлены современными научными объяснениями.

«Ашасыннан» передаёт историческую форму со значением «сквозь». «[Урманча]» — не вполне ясное окончание слова в скане; русский перевод этой строки передаёт предположительный смысл «к лесу» и отмечен скобками.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.