Сакчы Гәйзи абзый

Сторож Гәйзи абзый

Ярми Саити1940 · стр. 52–53

Тезелеп-тезелеп салган зур амбарлар,
Бар ягында була склад.
Дүрт ел булды Гәйзи абзый тора
Амбарларга булып күз-колак.

Гәйзи абзый безнең һич йокламый
Карап чыга төннәр буенча.
Шушы матур ямьле илебезнең
Дәрте бар бит аның уенда.

Исә җилләр төнне караңгы да —
Сөйләшә, әле шунда сызгыра,
Курыкмый җилдән, салкын, караңгыдан
Җырлап төнне рәхәт уздыра.

Күзен сала сакчы төрле җиргә,
Күзен сала шунда йозакка.
Колхоз дәрте аның йөрәгендә
Йокламыйча чыдый озакка.

Кулда аның якты фонаре бар,
Утырса бар келәт, болдыры.
Алсу таңның атканын белдереп,
Күтәрелә чулпан йолдызы.

Фонарьның якты нуры төшсә,
Арлы-бирле оча ябалак.
Шалтыратып шунда хәбәр бирә,
Этләр шаулашалар абалап.

Ул арада таң ата сызылып,
Кошлар сайрый башлый өзелеп.
Ударниклар чыга җиң сызганып
Авыл эшкә басып гөж килеп.

Дүрт ел булды Гәйзи абзыйга
Бер зыян юк, яши ул рәхәт.
Ул күчергеч бик күп сакчыларга
Гәйзи абзый, сиңа күп рәхмәт.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 52 сборника
Страница 52 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

«Күчергеч» в последней строфе передано в значении образца для подражания; это смысловой перевод исторического слова.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.