Тазалык саклау турында җырлар

Песни о сохранении здоровья

Ярми Саити1940 · стр. 61–62

Якты дөнья башланды,
Искелекләр ташланды.
Надан халыкның им-томы
Барысы да фашланды.

Сөекле илнең докторлары
Һәрбер хәлне күзәтә.
Кунак кебек тәрбияләп,
Һәрбер авыруны төзәтә.

Һәр колхозчы үзен карый,
Аптечкасы өендә.
Чирләп китсә, дару хәзер
Эш эшләгән җирендә.

Бала табу йортлары бар
Хатыннарны карарга.
Имче карчыкны алып килеп,
Түгел башны ватарга.

Анда шәфкатьле кызлар,
Түгел бит надан халык.
Җиңгиңне тәрбиялиләр
Яхшы койкага салып.

Җиңгәчәең кулында
Телефонның трубкасы.
Җиңгәчәеңне тәрбияли
Кунак итеп барысы.

Матур кызлар килеп кереп,
Хәлен тора сорашып,
Абзый телефонны алып,
Тыштан тора сөйләшеп.

Ул [җөдәми] ашарга,
Ул [җөдәми] эчәргә.
Ни сораса бар да хәзер,
Башка бөтен эшләр дә.

Менә шулай хатыннар,
Тәрбиядә тотыла.
Имче-карчык — җәфаламый,
Бик рәхәт сау котыла.

Тәрбияләп озаталар
Җиңгәчәеңне өенә.
Бала тотып кайтып керә,
Шатлык чыккан йөзенә.

Бала чиста, җиңги таза,
Бар да тора күренеп.
Җиңгәчәй бит анда шулай
Су да эчмәгән үрелеп.

Абзый үзе шатланып,
Бер матур исем яза.
Безнең ил карап үстерә,
Шуңарга бала таза.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 61 сборника
Страница 61 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

«[Җөдәми]» передаёт напечатанное «çөdəmi»/«çədəmi» в значении не испытывает нужды; диалектное чтение требует уточнения. «Җиңги», «җиңгәчәй», «абзый» — разговорные родственные обращения: в русском переводе по контексту родильного дома также «мать» и «муж». Медицинские утверждения принадлежат историческому стихотворению.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.