Зариф абзый шатлыгы

Радость Зариф-абзыя

Ярми Саити1940 · стр. 65–67

Зариф абзый колхозчы,
Көн дә йөри сабанга,
Бер малай газета укый,
Төшкә кайткан заманда.

Малай укый дүртенчедә,
Газета укып белгертә.
Күп балалыларга ярдәм, —
Диеп укып өлгертә.

Зариф абый кайтып җитә
Төшкә — ашар ашына,
Уйланмаган зур шатлыклар
Килеп баса каршына.

Абзый китә сабанга,
Колхоз атын атланып,
Кич булганын сизми кала,
Бу хәбәргә шатланып.

Атын җигеп сөрә башлый,
Китә җирнең буена.
Кылт итә дә килеп төшә
Шатлык хәбәр уена.

Абзый кайта кич белән
Кабыздыра шәмнәрен,
Күз алдына китерә
Дөньяның бар ямьнәрен.

— «Галим бабай килмәс микән
Газетаны укырга?
— Ул яңалифчә белми,
Бары бер ул сукырга.

— Җамал, Җамал кызма әле,
Бала укып сөйләсен,
Бер көн шулай төштә күрдем
Бу акчаның киләсен».

Зариф абзый йоклый алмый,
Ул уйлый һаман уен.
Төнлә барып дөбердәтә
Укытучының ишеген.

Безнең абзый керү белән
Укытучыны уята:
— «Газетаны укып кара,
Түгелме, туган, хата?»

— «Зариф абзый тыңла әле,
Балагыз булса җиде,
Шул сүзләрең дөрес булса,
Өч мең соң сиңа», — диде.

Безнең абзый кайтып ята,
Йокы төшми күзенә.
Әллә нинди уйлар килә
Шул вакытта үзенә.

Безнең абзый шул арада
Язып хәлен белгертә.
Ун биш көн дә үтеп җитми,
Өч меңне алып өлгертә.

Монда бәйрәм, монда шатлык:
Зур, зур эшләр уйлыйлар.
«Зур бәйрәм бу безгә», — дип
Балаларын сыйлыйлар.

Җамал җиңги, Зариф абзый,
Икәү китә кибеткә,
Ни алырга да аптырый,
Акча капкач егеткә.

Җамал җиңги шуны сөйли:
— «Картыкаем сөеник,
Хөкүмәттән бүләге бит,
Рәхәтләнеп киеник!

Картыкаем эчә күрмә,
Акчаң бик күп булса да.
Элек бу ярдәм булмады,
Алтмыш балаң туса да».

Җиде бала, җидесе дә
Чәчәк кебек киенгән.
Хөкүмәткә рәхмәт укып,
Бөтен халык сөенгән.

Кайсы булды ызбалы,
Кайсы булды таналы,
Өч мең акча бик аз түгел,
Ипләбрәк сана әле!

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 65 сборника
Страница 65 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

«Яңалиф» — татарская латиница того времени; незнание алфавита не означает буквальную слепоту. Размер пособия и прочие бытовые подробности переданы как содержание исторического стихотворения, без проверки на соответствие законодательству. На переходе страниц 66–67 одна четырёхстрочная строфа разделена листом; здесь она соединена.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.