Дим буе байлары

Баи на берегах Дёмы

Ярми Саити1940 · стр. 76–77

Дим буенда урманнар күп,
Дим буенда бар таулар,
Кымыз эчеп, бия савып,
Яшәде анда күп байлар.

Ябалаклы, Чукраклы
Тагын да бар Бикколлар,
Менә шушы авыллардан
Үтә иде күп юллар.

Муса мулла, Хәмидулла
Күп бия бәйләгәннәр,
Фәкыйрьләргә, ярлыларга
Бер дә җир бирмәгәннәр.

Бөтен ялан яшел чирәм,
Һич бер сабан кермәгән,
Ярлылар бит ул вакытта
Һич тә рәхәт күрмәгән.

Шунда булган сатучылар,
Сәфәр белән Миңнулла,
Ерак түгел шунда тора
Юан Мосавир мулла.

Болар дүртәү бер булып,
Эшне җайлап алдылар,
Нәкъ авылның уртасына
Кибетләрен салдылар.

Мосавир ахун уллары
Шунда мулла булдылар.
Хәзер монда эш көйләнде,
Бары да килеп тулдылар.

Хәзер болар план кора
Монда мәчет салырга,
Тәмуг, оҗмахны күрсәтеп,
Соңгы малын алырга.

Ярлы, фәкыйрь, карт-корыны
Алдап чөйгә утырта,
Сезгә җирдән файда юк дип,
Җир сатарга котырта.

Үз ягына аудардылар
Авылның куштаннарын.
Куштаннар җиренә җиткерә
Мулланың кушканнарын.

Шулай итеп алдап-йолдап,
Фәкыйрьләрне аздырды.
Кайсын малдан, кайсын җирдән,
Кайсын илдән яздырды.

Локман мулла бикәсенең
Алтын бар алкасында.
Ярлылар көн күрә алмады,
Шуларның аркасында.

Локман мулла, Хузиан мулла,
Алар бар да бер туган,
Дим буеның маен эчеп,
Хәзер чәйниләр суган.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 76 сборника
Страница 76 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

Названия деревень и имена переданы по исторической печати; «Мосавир ахун» — религиозный деятель с титулом ахун.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.