Скрипка һәм тай вакыйгасы

История о скрипке и жеребёнке

Ярми Саити1940 · стр. 72–75

Бер вакытта җыен булды
Зур Уфа каласында;
Шул вакытта мин дә булдым
Җыенның арасында.

Җыен булгач, ярыйдыр дип,
Мин дә уйный башладым.
Шыпын-шыпын таеп бетте
Җандагы юлдашларым.

Бер градовой ыргып төште
Иярләгән колаттан,
— Әйдә, чәскә!.. дип сөйрәде,
Тотып мине колактан.

Каеш камчы кулында
Тимер белән билдәкләп,
Чәскә таба алып китте
Колагымнан җитәкләп.

Җырларга ярамый диеп,
Мин үзем дә белмәдем.
Камчы белән суккалагач,
Чак-чак кына үлмәдем.

Приставка алып керде
— Скрипач вот, диде.
Акайып карады да,
Әйдә, итеп ят! диде.

Өч көн яттым караңгыда,
Бер нәрсә дә күрмичә,
Ашарга да бирмәделәр,
Көчкә чыктым үлмичә.

Җавап алып чыгардылар,
Җибәрделәр төрткәләп,
Елый-елый кайтып киттем
Күз яшемне сөрткәләп.

Кайткан чакта очрады
Күрше авылның хәзрәт,
Шатлыгыннан елмаеп,
Булдымы, — ди, әзрәк.

Скрипка хәрам дип,
Сүз башлады аятлап,
Уенчылар — дошман дип,
Сыйларга итә таяклап.

Кайтуыма авылда
Мир җыены җыйганнар,
Бурычың бар түләргә дип,
Сыерны алып куйганнар.

Старшина утырган
Чүмәләдәй күпереп,
Старшина каршы чыгып
Хәерче! — дип сүгенеп.

Җиз медальле десятник
Шыкылдата таягын,
Бер урынга бастырды да,
Кузгалтмады аягын.

Әнкәй мине жәлләде дә,
Китте акча эзләргә.
Вот ниндиен авыр заман
Элек булды безләргә.

Бер тирмәнче, бер сатучы
Утырганнар өстәлгә.
Тире җыючы Хәйретдин
Арттан тора өсләргә.

[Бер душма] бер таяк җир,
Ул да булса таш кына,
Бер таяктан да рәхәт юк,
Хәсрәт тә — баш кынам.

Бер тай алдым җигәргә,
Урак урып урыска.
Келәтенә йөк ташып,
Орлык алдым бурычка.

Бүтән орлык булмаганга,
Чәчтем солы бодай,
Җир дә усал, орлык начар,
Ул да булды гел курай.

Азапланып, сөргенләп,
Чәчтем ун кадак тары.
Ташландык җир булганга,
Ак тамыр булды бары.

Менә дигән җиргә чәчә
Авылның зур байлары.
Минем җирне тапап бетте
Бай абзыйның тайлары.

[Артыгар, җөдәр] киттем
Бизәлгә эшләргә.
Бер яктан да булмагач,
Белмисең ни эшләргә?

Иртә барып җитә алмасаң,
Алмыйлар бит эшкә дә,
Ул вакытта бодай безнең
Керми иде төшкә дә.

Таем белән азапланып,
Түктем азбардан навоз,
— Ни харуши кладуш! — дип
Көн хакы язмый явыз.

Шулай итеп азапланып,
Эшләп килдек бер байга,
Өч сум акча ала идек,
Бурычтан калса, айга.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 72 сборника
Страница 72 · открыть в полном размере
1 / 4

Примечание к изданию.

«Чәскә» — передача русского «часть», полицейский участок; «градовой» — городовой. Русские реплики оставлены в передаче автора. Примечание книги: «Бизәл — шул вакыттагы баяр хуторы» (Бизәл — тогдашний помещичий хутор). В строке «ни харуши кладуш» не вполне ясна русская реплика; смысл последующей строки — хозяин не засчитывает дневной заработок.

В строке о земле «Бер душма» — неуверенное чтение исторического обозначения душевого надела; «Артыгар, җөдәр» также оставлено в скобках как неуверенное чтение. Требуется сверка с более чётким экземпляром.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.