Балалар турында җырларым

Мои песни о детях

Ярми Саити1940 · стр. 93–94

Ике чирек үтте рәхәт укып,
Дәфтәрләргә яздык төрлесен.
Кем тырышкан шунда, кем уйнаган,
Күрсәттеләр уку билгесен.

Зия белән Гыйльман «ярышканнар» —
Берсен-берсе [шып] узганнар.
Сугышканнар алар, шаярганнар.
Мәктәп тәртипләрен бозганнар.

Алар шулай йөргән һәр вакытта,
Алар өчен яхшы кыш кына.
Дәфтәрләрен ачып карадылар,
Кызыл каләм кергән еш кына.

Уйнап, сугышып арып кайтып яткан,
Пич башына менеп сузылып.
Кайсы өстәлдә, кайсы караватта
Китаплары ятадыр тузылып.

Аягы да чатан, йөри алмый,
Ахрысы бик нык сыгылган.
Киемнәр дә бик нык пычранган,
Әллә нигә барып тыгылган.

Маңгайында кызыл кан күренә,
Әллә кәҗә булып сөзгәннәр.
Пальтосында юктыр бер төймә дә,
Кырык җирдән тартып өзгәннәр.

Нәҗип белән Закир укып кайтты,
Болар да бит язган төрлесен.
Дәфтәрләре әйтеп тора
Тәртиплелек, яхшы билгесен.

Киемнәрен салып элеп куйган,
Китапларын яхшы караган.
Дәфтәргә һич тап төшермәгән,
Күз карасы итеп саклаган.

Булган язуларын ачып куйды,
Бер дә куркып тормый калтырап,
Начар, дигән бер сүз язылмаган,
Яхшы, дигән тора ялтырап.

Киемнәре һичбер ертылмаган,
Бер дә өзелмәгән төймәсе.
Тәртипле шул, диеп чәй әзерли,
Рәхмәт укып аның әнкәсе.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 93 сборника
Страница 93 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

Имена Зия, Гыйльман, Нәҗип и Закир переданы по исходному тексту. «Кыш кына» в характеристике оценок оставлено буквально в татарской версии; русский перевод передаёт контекст зимних четвертей.

Наречие «шып» перед «узганнар» прочитано неуверенно; в переводе не добавлено значение драки к этой строке.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.