Балалар өчен җырлар

Песни для детей

Ярми Саити1940 · стр. 95–96

Марат, Хәсән, Миңнемулла
Укысалар да бергә.
Өчесендә өч холык
Туры килде күрергә.

Өчесенең дә кулында
Каләм, дәфтәр, китаплар.
Пычратырга, ерткаларга
Һич ярамас, балалар.

Өчесе дә беренчедә
Алар укый башлады.
Атна үтми дәфтәрләрен
Марат ертып ташлады.

Куллары да бик каралган
Бите беткән пычрап,
Кайтса-барса, эт өсләтә,
Юл буенда очырап.

Миңнемуллага күзең сал,
Кулы башы ак кына.
Дәфтәрләренә карасаң,
Бозылмаган чак кына.

Миңнемулла кайтса-барса,
Артына да әйләнми
Ул тәртипле, ул тырыша,
Начар эшкә бәйләнми.

Миңнемулла беренче ел
Отличнолар алды бит,
Марат тәртипсезлек белән
Класында калды бит.

Укытучы: «Шаулама», — дип
Килеп Маратны утырта.
Марат һаман исәпкә алмый,
Хәсәнне дә котырта.

Миңнемулла укый-укый
Җиденчене тутырды,
Хәсән белән Марат икәү
Һаман өчтә утырды.

Миңнемулла рабфакта
Укып кайтты сөенеп.
Марат, Хәсәннең әнкәсе
Елап тора көенеп.

Марат, Хәсән укымыйлар,
Укытучыга [үркәләп],
Кая барса, сугышалар,
Җибәрәләр төрткәләп.

Тәртипле бул, туганкаем,
Тәртип, белсәгез, алтын.
Тәртип белән укысагыз,
Илгә булырсың якын.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 95 сборника
Страница 95 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

«Отлично» и «рабфак» сохранены как историческая школьная лексика. Итоговое «илгә» передано как служение стране.

«Үркәләп» — историческое/диалектное чтение, по контексту близко современному «үпкәләп» (обидевшись).

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.