Тәртипсез балалар хакында

О непослушных детях

Ярми Саити1940 · стр. 97–98

Көннәр ямьле яхшы яз гына,
Су буйларында каз гына.
Тәртипсез булган балаларны
Җырлап алыйм әле аз гына.

Кайсы бала сөя уку-язу,
Кайсы бала сөя прәннек.
Конфет, прәннекләрне ашар өчен,
Начар эшләргә бик өйрәнмәк.

Сәлим белән Хәлим дус булганнар,
Су буенда кармак салалар.
Кармак салу белән туктамыйлар,
Каз канатын йолкып алалар.

Сәлим барып тоткан ала каз,
Хәлим куып йөри ата каз.
Дүрт бәбкәне таптап үтерделәр,
Йөрер хәл юк монда, бата саз.

Сәлим белән Хәлим эшен
Бер ата каз сизеп алды бит.
Ачуланып килеп каңгылдашып,
Сәлимне дә элеп алды бит.

[Вогыр-вогыр] — бик нык борыны белән
Алмаш-тилмәш сала канатын,
Сәлим дуска хәзер сый җитте бит,
Бик күп җирен чокып канатты.

Ата каз да китте шатланып,
Егып киттем, диеп мактанып.
Бөтен җире балчык, кан буялган,
Сәлимебез елый капланып.

Үлгән бәбкә тоткан Хаят карчык,
Хәлим, Сәлим белән эш күрә,
Бәбкәләрне хәзер түләгез, дип,
Карчык таяк белән өшкерә.

Ничек итте алай котылдылар,
Өзелеп бетте, күлмәк төймәсе,
Нигә болай тәртипсез булдың, дип,
Кайткач бер аз бирде әнкәсе.

Башта күкәй урлый, каз да йолка,
Шулай өйрәнә бит бурлыкка.
Күрдегезме Сәлим һәм Хәлимне,
Төштеләр бит нинди хурлыкка.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 97 сборника
Страница 97 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

Звукоподражание «Вогыр-вогыр» прочитано приблизительно и отмечено скобками. «Өйрәнмәк» — редакционное чтение не вполне ясного последнего слова второй строфы. Имя Хаят прочитано по печати.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.