Кәҗә белән сарык хикәясе

История козы и овцы

Ярми Саити1940 · стр. 99–100

Бер вакытта карап торам кәҗә сарык сөйләшкәнен,
Берсе белән берсе мөгез терәшкәнен.
Син караксың, син юньсезсең, дигән төсле,
Берсе белән алар берсе көрәшкәнен.

Кәҗә шунда ачуланып сөзеп куйды,
Сарык безнең сабырласа, түзеп куйды,
Кәҗә шунда сакалларын җилбердәтеп,
[Үткәрлеген] барын сөйләп тезеп куйды.

— «Хуҗабызга мин доходны бирәм үзем,
Минем бар бит ике улым, ике кызым.
Хуҗадан мин ашарга да сорап тормыйм,
[Бакча савыр кайтыма], куша тозын.

Көтүдә мин эчем поша артта калсам,
Алга чыгып ашаганда җырлашмасам.
Кәҗәлегем минем шунда югала бит,
Бакчаларга барып кереп урлашмасам.

Көтүченең көтеп тормыйм куганнарын,
Алдан йөреп чүплим чәчкә булганнарын.
Йортта да без урламыйча тик ятмыйбыз
Чиртәбез бакчадан суганнарын».

— «Кәҗә дустым, мактанма син бурлык белән,
Бурлыкны син хисаплама зурлык белән.
Каптырсалар, суктыралар күсәк белән,
Санап сукмый ачуланса исәп белән.

Түзәлмәгәч, шул вакытта акырасың,
Түзәлмәгәч, үзеңә ярдәм чакырасың,
Без ятабыз рәхәтләнеп, күшәп йоклап,
Шул вакытта син бичара чак торасың.

Балаларың кайтып сөйли тотлыганып,
Тукмаганда шунда синең үкенгәнең,
Бер нәфсеңә баш була алмый тукмаласың,
Файда бирми соңгы көнне үкенгәнең».

— «Сарык дустым, давай бергә торыйк әле,
Сүзне хәзер икенчегә борыйк әле.
Син яхшымы, мин яхшымы без белербез,
Давай кереп хуҗабыздан сорыйк әле».

Ул арада хуҗалары килеп чыга,
[Кара аша] ашагыз, дип солы түгә.
Бөтенесен кәҗә үзенә алып өчен,
Ул арада сарыкны сөзеп ега.

Моның белән ничек бергә тормак кирәк,
Оятсыз белән ничек оя кормак кирәк.
Менә шундый ышанычсыз кәҗәләрнең
Койрыкларын сытырлатып бормак кирәк.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 99 сборника
Страница 99 · открыть в полном размере
1 / 2

Примечание к изданию.

В оригинале «Оятсыз» буквально бесстыжий; финальная мораль и угрозы наказания сохранены. Фраза козы «бакча савыр кайтыма» читается неуверенно и отмечена в татарской версии.

«Үткәрлеген», «Кара аша» и грамматически необычное «алып өчен» сохранены по печати; первые два чтения отмечены скобками.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.