Бүре һәм тәкә

Волк и баран

Ярми Саити1940 · стр. 101–103

Бер авылда бик зур кара урман булып,
Шул урманда төрле-төрле кошлар булган.
Зур чокырлар, биек таулар арасында
Бүре, төлке ята торган җирләр булган.
Каен, имән агачлары гаять эре,
Шул урманда күп яшәгән ике бүре.
Бу бүреләр шул кадәре ерткыч булган,
Күзләре, комсызлыктан, канга тулган.
Бу урманда болан, мышы тулы булган,
Бөтенесе ерткычлардан куркып торган.
Бу бүреләр, ерткычларның кулларыннан
Бик күп кенә кәҗә, сарык һәлак булган.
Ике бүре бер вакытны киңәш итә,
Кәҗә, сарык ашап йөргән җиргә китә.
Берсе барып, бер чокырга сузылып яткан,
Икенчесе йөри салып күзен читтән.
Көтүче юк, болар шуны белеп ала,
Симез генә бер сарыкны элеп ала.
Икенчесе шул сәгатьтә килеп җитеп,
Матур гына бер тәкәне бүлеп ала.
Алдагысы зур сарыкны буып алган,
Икенчесе бер тәкәне куып алган.
Барып кереп, икәү алар зур урманга,
Бичара сарыкны сузып салган.
Берсе ашый сарык эчен борыны белән,
Берсе сөйри бик тәртипсез кырып-ярып,
Тәкә шунда карап тора гаҗәп итеп,
Ничек, ди ул, — өзгәлиләр кеше малын!
Ашый торгач, болар хәзер кызып китте,
Сарыкның булган йоны тузып бетте.
Берсе ахры бик нык ашап сусап алды,
Түбән табан койрыкларын сузып китте.
Берсе калды, бик нык ашап, тирләп бетте,
Эче авыртып, ахрысы, чирләп китте.
Каты җиргә чыдый алмый [аптырагач],
Тәкәгә сүз кушты, киңәш итте:
— «Тәкә туган, берәр дару белмисеңме?
Мин фәкыйрьгә ярдәм өчен килмисеңме?..
Эч авырта, чыдар хәлем калмады бит,
Әллә азрак корсагымны имисеңме?»
Безнең тәкә бүрегә күзен салды,
«Бу бит кулга төшә», — диеп гайрәт алды.
— «Бүре абзый, элек башыңны имник», — дип,
Бүренең маңгаена берне салды.
Баш ярыла, бүре шунда авып китә,
Безнең тәкә кире артка чабып китә.
Колагына тагын берне килеп чүки,
Бүре абзыйга хәзер шул тәмам җитә.
Ул арада икенчесе килеп җитә,
Иптәшенең ятуына исе китә.
Иснәп карый, тыңлап карый — һич белә алмый,
Тәкә аңа булган эшне хәбәр итә:
— «Ул чирләде, алып кайткан аш белән,
Чирле булды эче белән, баш белән,
Уята күрмә иптәшеңне, нык йокласын,
Мин имләдем яхшы мөгез таш белән».
— «Тәкә туган, минем дә бит баш авырта,
Даруың булгач, мине дә син имләп кара.
Имләмәсәң сине тотып тиз асармын,
Тәкә, тәкә, курык миннән, тизрәк кара!»
— «Бүре абзый, ныграк йом күзләреңне,
Тыңлыйм синең яхшы булган сүзләреңне.
Ашаганда калдыра күр мөгеземне,
Имләргә тотынам мин үзеңне».
Шул вакытта бер аз вакыт тынып тора,
Бүре абзый тик кенә күз йомып тора,
Безнең тәкә, ни булса да булыр дип,
Бүренең маңгаена берне ора.
Баш ярыла, бүре шунда авып китә,
Безнең тәкә үз юлына чабып китә.
Ашыйм, дип алып кайткан тәкәләре
Ерткычларның башларына шулай җитә.

15. I. 1939.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 101 сборника
Страница 101 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

В оригинале сплошной стихотворный рассказ без строф; диалог сохранён. «Имләү» — заговор/народное лечение. Дата оригинала: 15. I. 1939.

Историческое «имнә-» передано современной формой «имлә-»; «аптырагач» — редакционное чтение.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.