Нужда бабай сәяхәте

Путешествие Нужды-бабая

Ярми Саити1940 · стр. 8–10

Нужда бабай аптыраган, нәрсәгәдер,
Кемгә генә барыйм, дип уйлап тора.
Байга эшләүче бер кеше дә табалмагач,
Дус-иш юк, дип, хәсрәтләнеп, елап тора.

Шунда Нужда бармак булды көтүчегә,
Үзе белән бергә гомер итүчегә.
Бару белән Нужда бабай очрады,
Кәҗән киеп, мал карарга китүчегә.

Нужда бабай алып барган күчтәнәчен —
Капчыгыннан алып куйды кисәкләрен.
Нужда бабай һуштан язып, егылып китте,
Күргән иде көтүченең әсәкләрен¹.

«Дустым йорты ахрысы бу түгел», — дип,
Китте Нужда колхоз урамнарын буйлап.
Бер йортта кунып табармын һәм
Рәхәтләнеп шунда яшәрмен, — дип уйлап.

Нужда бабай йортка керде бик шым гына,
Йорт эчендә һич тавыш юк, бик тын гына.
Чәй кайнаган, күмәч пешкән, бар да хәзер,
Нужда картка болар булды кайгы гына.

Нужда бабай ачуланып, чыгып китте,
Көтүченең сулавына² барып җитә.
Итек кигән, кәҗән кигән берәү яткан,
Куркуыннан Нужда бабай кире чигә.

Бер каравай юачасы, ак мае бар,
Янында иптәш өчен Акбае бар.

Көтүче дә йокысыннан торып карый,
Нужда картны күрү белән шунда таный.
Киенгәне ертык ката, ертык бишмәт,
Нужда бабай тәмам булып беткән фани.

Нужда бабай көтүчегә гаҗәпләнеп,
Ни әйтергә белмәенчә күзен сала.
Көтүченең сөйләгәнен тыңлап торып,
Аның матур тормышына хәйран кала.

— «Нужда бабай, син колхозга кермисеңме?
Колхоздагы рәхәтләрне күрмисеңме?
Син ярлысың, син арыйсың һәр вакытта,
Әллә һаман акылыңа килмисеңме?»

— «Әй, дускаем, нәрсә бар соң исәвеңдә?
Кем ашлыгы ята синең әсәгеңдә?
Элек байга көтү көтеп йөргән чакта,
Юк иде бит бер ашарлык кисәгең дә.

Мин йөримен ялгызаклар белән бергә,
Алар мине җибәрмиләр йорттан бер дә.
Колхоз-совхоз яратмыйлар бер дә мине,
Хәсрәтемнән ахры, улым, керәм гүргә».

Нужда бабай колхозга да кермәк була,
Бер дә эшләми, карап кына йөрмәк була.
Иске дустан берәр ялкау эзләп табып,
Шуның белән рәхәтләнеп йөрмәк була.

Нужда картны колхозчылар яратмыйлар,
Аның белән дус булып калмадылар.
«Колхоз өчен бер дә кирәк җирең юк», — дип,
Нужда картны колхозга да алмадылар.

Нужда бабай әллә ниләр уйлап бетте,
Ачуланып, чыгып юл буйлап китте.
Карый гына туктар карый Нужда бабай,
Халык торган бер урынга барып җитте.

Элек торган зимагорлар бу җирләрдә,
Шул баракны Нужда бабай уйлап тора.
Дусларымны күрәм диеп, барып керсә,
Ул баракта радиолар уйнап тора.

Нужда бабай хәзер тәмам аптырады,
Куркуыннан бичара карт калтырады.
Куркуыннан Нужда бабай егылып китте,
Чөнки белми, нидер балкып, ялтырады.

Өч-дүрт җирдән электрик кабынып китте,
Нужда бабай калтыранды, абынып китте.
Ятса матрас, япса одеял, — бар да хәзер.
Нужда бабай бу эшкә дә гаҗәп итте.

Нужда бабай кулын селтәп чыгып китте,
Элек заман йөргән җирләреннән үтте.
Нужда бабай хәзер монда һич күренми,
Ахрысы чит илләргә чыгып китте.

Гыйнвар, 1939 ел.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 8 сборника
Страница 8 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

¹ В оригинальной сноске: «Әсәк — бура дигән сүз» — сруб.

² В оригинальной сноске: «Сулав — мал көтүенең хәл җыярга туктаган җире» — место, где стадо останавливается отдыхать.

Историческое «кәҗән» — кожаная верхняя одежда. «Зимагоры» — сезонные рабочие; историческое слово сохранено.

Строка «Карый гына туктар карый» передана по видимым буквам; синтаксис оригинала неясен. Чтение «исәвеңдә» также требует филологической сверки.

В строке «Бер йортта кунып табармын» печатное чтение необычно; перевод передаёт общий смысл поиска пристанища. «Фани» в описании Нужды передано по контексту как «развалина».

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.