Герой Чапаев

Герой Чапаев

Ярми Саити1940 · стр. 32–33

Чапаевның тарихы,
Бик күңелле, бик матур.
Бер вакытта да курыкмаган
Ул булган герой-батыр.

Бер нәрсәгә план тотса,
Эшләмичә калмаган.
Хәл җыярга туктаса да,
Ул коралын салмаган.

Чын күңелдән ул сугышкан,
Һич тә кире чикмәгән.
Сугышка кирәк коралны
Берсен әрәм итмәгән.

Чапаевны комиссары
Фурманов бик яраткан,
Алар бергә кул тотышып,
Дошман гаскәрен ваткан.

Чапай килә тау буйыннан
Яхшы атын атланып.
Чапай килгән вакытта,
Армия тора шатланып.

Чапай белән Фурманов
Бергәләп киңәш итә.
Таумы, ташмы, сумы, утмы
Чапаев курыкмый үтә.

Дошман гаскәре килергә
Колонналар кузгала.
Чапаев кушканны үти
Пулемётта кыз бала.

Калын кара болыт кебек каплап,
Ак бандалар килә тезелеп.
Чапай дошманнардан һич курыкмый
Тар-мар итеп ташлый туздырып.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 32 сборника
Страница 32 · открыть в полном размере
1 / 2

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.