Пушкин
Пушкин
Кояш төшми торган кара ялан,
Шунда үскән ямьсез тирәкләр.
Матур кошлар анда ач яшәгән,
Җирендә үсмәгән җиләкләр.
Тирәсендә очкан ерткыч кошлар,
Ямьсез тырнаклары кисмәгән.
Дөнья томан караңгылык булган,
Җылы җил дә анда исмәгән.
Ерткыч кошлар булган карга, козгын,
Яки булган ямьсез ябалак.
Туры юлга кеше үтә алмаган,
Этләр торган шунда абалап.
Читләп-читләп йөргән бер матур кош,
Теге ямьсез җирне әйләнеп.
Матур канатлары арасыннан
Кояш күренеп калган шәйләнеп.
Курыкмый очкан шунда бу матур кош,
Үтеп, сүтеп йөргән тирәктән.
Ул куркыныч булган ерткычларга,
Курыкмый торган батыр йөрәктән.
Гайрәт канатларын каккан чакта,
Кара болыт киткән тузылып.
Кара болыт аша үткән чакта,
Канат эзе калган сызылып.
Ул кош Пушкин булган, көрәшкәндә
Һич тә жәлләмәгән беләген.
Мәңгелеккә исем калдырган ул,
Бер ни куркытмаган йөрәген.
Ә, Николай тоткан палкасын,
Билләренә таккан кылычын,
Ул кылычтан Пушкин калтырамаган,
Таләп иткән ирек сулышын.
Эзәрләгән аны ерткыч кошлар,
Нурлы йөзкәйләрен тырнарга.
Уйлаганнар аны тотып алып,
Җибәрергә бер як кырларга.
Озатканнар аны сөргеннәргә,
Ничә еллар читтә торырга,
Һич туктамый һаман җырлаган ул
Матур иркен дөнья корырга.
Кызганмыйча дошман тотты да аны
Пычрак рәхимсездән аттырды.
Кызыл флаг кебек матур канын
Залим дошман җиргә агытты.
Кансыз явыз патша әмеренә
Ерткыч жандармнар күнәләр,
«Дуслары күп гауга кузгалыр», — дип
Урлап алып китеп күмәләр.
Аның үлүенә күп ел үтте,
Тәне әйләнгән күптән туфракка.
Ләкин алтын җыры күмелмәгән,
Йөз еллардан бирле йөрәктә.
Пушкин патша белән көрәшкәндә
Курыкмый салган кулын биленә,
Аның исемнәрен бәйрәм итеп,
Бастырабыз совет иленә.
Башкорт, кытай, калмык, рус, үзбәккә
Аның җыры китә ургылып.
Алтын җыры бездә һаман яңгырый,
Дошманнары бетте кырылып.
1937
Чёрная равнина, куда не падает солнце,
На ней растут безобразные тополя.
Прекрасные птицы жили там голодными,
На земле не росли ягоды.
Вокруг летали хищные птицы,
Не были подрезаны их уродливые когти.
Мир был в тумане и мраке,
Даже тёплый ветер там не веял.
Хищными птицами были воро́ны и во́роны,
Или уродливые совы.
Человек не мог пройти прямой дорогой,
Там стояли лающие собаки.
Одна прекрасная птица летала стороной,
Кружила над той безобразной землёй.
Между её прекрасными крыльями
Проблёскивало солнце.
Бесстрашно летала там прекрасная птица,
Пробираясь сквозь тополя.
Она была страшна хищникам
Своим отважным, бесстрашным сердцем.
Когда взмахивала могучими крыльями,
Чёрная туча рассеивалась.
Когда пролетала сквозь чёрную тучу,
За крылом оставался светлый след.
Этой птицей был Пушкин; в борьбе
Он не жалел своих рук.
Навеки оставил он своё имя,
Ничто не страшило его сердца.
А Николай держал свою палку,
К поясу пристегнул саблю.
Перед той саблей Пушкин не дрожал,
Требовал дыхания свободы.
Хищные птицы преследовали его,
Хотели исцарапать светлое лицо.
Думали схватить его
И отправить в далёкую глушь.
Отправляли его в ссылки,
На долгие годы на чужбину.
Он не переставал петь
О создании прекрасного свободного мира.
Безжалостный враг схватил его,
Велел грязному жестокому человеку выстрелить.
Прекрасную кровь, словно красное знамя,
Враг-тиран пролил на землю.
Приказу кровожадного злого царя
Подчиняются хищные жандармы.
«У него много друзей, поднимется волнение», — говорят,
Тайком увозят и хоронят.
После его смерти прошло много лет,
Тело давно обратилось в землю.
Но его золотая песня не погребена,
Сто лет она живёт в сердцах.
Когда Пушкин боролся с царём,
Он бесстрашно упирал руку в бок.
Празднуя его имя,
Мы печатаем его в Советской стране.
К башкиру, китайцу, калмыку, русскому, узбеку
Устремляется его песня.
Золотая песня всё ещё звучит у нас,
А его враги погибли.
1937
Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.
Примечание к изданию.
Историческая латиница передана современной татарской кириллицей. «Шәйләнеп» — чтение исторической формы şəjlənep; смысл строки передан как проблеск солнца. Историческая политическая лексика сохранена.
Один голос.
Разные страницы.
«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.
На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.
Саит ИсмагиловВсе произведения сборникаИсточники.
«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ
«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ
Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.


