Иске тормыш бәете

Баит о прежней жизни

Ярми Саити1940 · стр. 78–81

(1905 елны булган вакыйга)

Фәхи бабай сука ясый,
Җырлап маташа көйләп,
Тәртә башы кителеп чыккан
Шуны маташа көйләп.

Сукасының тәртәсе,
Абзарының кәртәсе,
Бер ягыннан салышырак,
Бар әле төзәтәсе.

Суканы рәткә китерде,
Бабай ясап өлгертте.
Сука хәзер булганлыгын
Әбигә дә белгертте.

Бабай хәзер хисапка ала
Чәчүенең орлыгын.
Иң элгәре чәчмәк була
Бер [әчмәннек] солысын.

Аннан ары чәчмәк була
Борай белән тарсын.
Өч [әчмәннек] иген чәчкән,
Хисапласа барысы.

Кыска койрык кола бия
Камытлаган җигәргә.
Тәртә арасына керми,
Ат тотынды чигәргә.

Ат җигелде, суканы салды,
Бабай эзли калагын.
Күчәр башына кабынып,
Ертты ыштан балагын.

Ат җигелгән, сука салган,
[Тутырмаган карчыгын].
Бабай шунда үртәүдән,
Кыздырды бит карчыгын.

Унҗиде дә Фатыйма,
Киндер күлмәк итәкләп,
Фатыйманы алып бара,
Ат йөртергә җитәкләп.

Барып җиттеләр җиргә,
Муенак та барган бергә,
Тимер — тупас, җир — ак тамыр,
Эш чыкмас төсле бер дә.

Хәзер бабай чишенде,
Куйды салып чикмәнен.
Өч пот солы алып килгән,
Белми җиргә җиткәнен.

Хәзер бабай бер сипте
Ялгышып межага,
Безнең бабай түзем кеше,
Чыдый төрле нуҗага.

Хәзер ат та җигелде,
Бер аз артка чигенде.
Хәзер эш сөрергә калды,
Орлык та сибелде.

Бабай шунда Фатыймага
Үз сукасын мактады.
Сукасы да отказ бирә,
Каты икән ак тамыр.

Сука керми, ат тыңламый,
Бабай атны кыздырды.
Аннан-моннан сыздыргалап,
Өч сажин җир боздырды.

Солы, борай чәчелде,
Хәзер калды тарысы,
Өч атна дигәндә бетте,
Өч [әчмәннек] барысы.

Сабан бетте эш калмады,
Бабай уйлый баюны.
Сәлимгәрәй хәзрәткә
Илтеп бирде хәерне.

Бабай карый солыны,
Ак тамыр белән бергә.
Хәзрәткә биргән хәер
Файда бирмәгән бер дә.

Ике кулын артка куеп,
Китте бабай карарга.
Әллә әрем, әллә борай,
Кыен булды аңларга.

Бик күңелсез китте бабай,
Хәзер карый тарысын.
Хәер бирү файда итмәгән,
Карап чыкты барысын.

Бабайның байда үткән
Җәй буена бар эше,
Сөрмәгән җирдә үскән бит,
Бөртек [азау] арышы.

Ашлыкларын урып бетте,
Хәзер ташый ул көлтә.
Хатын-кыз байга ура,
Тарыны җил селкетә.

Бабайның көлтәләре
Чүмәләгә куелды.
Бушамыйлар бай эшеннән,
Тары тәмам коелды.

Байдан бушап, болар чыкты
Тары урырга яланга,
Тарыны җил коеп беткән,
Калган аңы саламга.

Шулай итеп безнең бабай
Җәй буена эшләде.
Бөтен булган ашлыгыннан
Утыз пот та төшмәде.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 78 сборника
Страница 78 · открыть в полном размере
1 / 4

Примечание к изданию.

Подзаголовок оригинала: «Случай, бывший в 1905 году». Старые названия мер и сельскохозяйственных орудий сохранены; «өч әчмәлек» прочитано как указание на величину посева, точное соответствие современной мере не установлено.

«Тутырмаган карчыгын», «азау» и «аң ы / аңы» — неуверенные исторические чтения; смысл двух первых строк в переводе отмечен.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.