Иске мәктәп

Старая школа

Ярми Саити1940 · стр. 84–86

Иске вакытта укудан
Языйм әле әзрәк.
Чапан киеп, чалма чалып,
Йөри иде хәзрәт.

Өч авылга бер мәктәп,
Башын япкан саламдан,
Шунда укытып, башын ватып,
Нәрсә чыга баладан.

Тик бер шүрлек, юк урындык,
Ватык тәрәз өлгесе,
Һәр тарафтан күренеп тора
Кыенлыкның билгесе.

Бай уллары түрдәрәк,
Алар бар да бергәрәк.
Хәзрәткә хәер биреп,
Алар менә үргәрәк.

Көннәр салкын була, буран оча,
Тәрәзәләр тора карланып.
Ярлы уллары ята түбән генә,
Бәхетсез баш, диеп зарланып.

Иртә торып чыксам, кара төтен,
Чыдар булмый, керә күзеңә.
Кайтып әткәйләргә сөйләсәң дә,
Алар ышанмыйлар сүзеңә.

Хәзрәтнең куштан казые
Җәфалый безне юкка.
Ул вакытта уку кайда,
Җанып яттык тәмугта.

Безгә элек зур дәрес —
Иҗек белән бакырган.
Каләм тотма, диеп суга
Яздыргач акылдан.

Мулла әйтә: «Сүрә ятла,
Картлыгыңда укырсың,
Бер сүрәне мең укысаң,
Тәмугтан котылырсың».

Хәзрәттән рөхсәтсез
Бер җиргә дә китмәдек.
Шулай нуҗа, шулай кыен,
Әл дә үлеп бетмәдек.

Син начарсың, син усалсың,
Муллага акча салмасаң.
Аркага буйлар чыбык төшә,
Бер намазга бармасаң.

Шул дәрестә сөйли мулла
Сигез оҗмах бакчасын,
Тәмугка бер дә җибәрми,
Бирсәң хәер акчасын.

Ярлы уллары идәндә
Калтырап торган була.
Тышка чыкса, үзе мескен,
Аягы туңган була.

Хәзрәткә утын киссәң,
Синнән яхшы кеше юк,
Укымасаң кадалып кит,
Хәзрәтнең эше юк.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 84 сборника
Страница 84 · открыть в полном размере
1 / 3

Примечание к изданию.

«Иҗек» — слог; «бакырган» — выкрикивал. «Казый» — напечатанное qaziь, религиозный судья. Необычная форма «буйлар» сохранена по оригиналу.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.