Ике агач

Два дерева

Ярми Саити1940 · стр. 92

(Укучы балаларга)

«Тәртипсезлек» дигән бер агач бар,
Сандугачларны да ул куа.
Бу агачка якын барыр хәл юк,
Бөтен әдәплекне ул җуя.

Кояш төшми аңа, яфрак ярмый,
Күләгәсе төшми җирләргә.
Шул агачка якын сөйләшсәң,
Бөтен эшең чыгар җилләргә.

Ул агачның бар бит тармаклары,
Төрле нәрсәләргә бәйләнә.
Чәчкәләргә барып бәйләнсә
Чәчкәләр дә чүпкә әйләнә.

Май аенда, ямьле көннәрдә,
Сандугачлар куна тирәккә.
«Тәртиплелек» дигән бер җимеш бар,
Шул рәхәтлек сала йөрәккә.

Ул җимештән ата матур чәчкә,
Җилләр бәрелсә дә тузмый ул.
Шушы чәчкәләрне кулга тотсаң,
Һичбер эшләреңне бозмый ул.

Ул агачтан аңкый тәмле исләр,
Төрле рәхәтлекләр белгертә.
Ул күрсәтә тормыш матурлыгын,
Бик күп тәртипләргә өйрәтә.

Редакционная расшифровка исторической латиницы современной татарской кириллицей и подстрочный русский перевод, подготовленные с помощью ИИ. Перевод передаёт смысл без воспроизведения рифмы. Неуверенные чтения отмечены в тексте и примечаниях; рядом доступны все страницы оригинала.

Оригинал издания
Оригинальная страница 92 сборника
Страница 92 · открыть в полном размере
1 / 1

Примечание к изданию.

Посвящение оригинала — учащимся детям. Метафоры двух деревьев сохранены буквально.

Один голос.
Разные страницы.

«Песни и стихи» — первый сборник Саита Исмагилова, изданный под именем Ярми Саити. Книга напечатана на татарском языке исторической латиницей.

На обложке и в каталоге указан 1940 год; на титульном листе — 1939. Источник сканов — Национальная библиотека Республики Башкортостан.

Саит ИсмагиловВсе произведения сборника

Источники.

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

«Песни и стихи», 1940 · Национальная библиотека РБ

Оцифрованное издание: предисловие М. Хая (с. 3–5) и стихотворение «Үзем турында» (с. 6–7). В коллекции библиотеки также опубликован портрет Саита.